❗ ️ Татарстанның яшь гаиләләре социаль ипотека буенча торак ала алачак.
Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе буенча тиешле карар ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан имзаланды.
Рөстәм Миңнеханов яшьләргә, бигрәк тә катлаулы икътисадый вәзгыять шартларында, системалы ярдәм күрсәтүнең мөһимлегенә игътибар итте. Әлеге карар нәтиҗәсендә 6 мең яшь гаилә торак шартларын яхшырта алачак.