Тукай районында гражданнарны кабул итәчәкләр.

2020 елның 21 июле, сишәмбе

2020 елның 28 июлендә 10: 00 дән 12: 00 гә кадәр Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Даминов Олег Александрович, Идел төбәкара табигать саклау прокуроры урынбасары Гончарь Александр Яковлевич белән берлектә, Тукай районында гражданнарны кабул итәчәк.
Гражданнарны кабул итү Тукай муниципаль районы администрациясе бинасында түбәндәге адрес буенча узачак: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46, 116 нчы кабинет.
Кабул итүгә алдан язылу (8552) 71-31-33 телефоны буенча яисә Тукай районы прокуратурасына шәхси мөрәҗәгать итү юлы белән Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 52 адресы буенча башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International