Тукай районына Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова килде. Ул Яңа Троицкое мәдәният йортында мәктәп директорлары, китапханә мөдирләре белән очрашты. Гөлнара Зәкәриевна буш кул белән килмәгән, ул район мәктәпләренә «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945» дигән китапларны тапшырды.
Тантаналы очрашуны Тукай районы башлыгы Фаил Камаев ачты. «Кыштан, яздан бирле болай җыелганыбыз юк иде», – диде ул мәдәният йортында бәйрәм рухы хөкем сөрүенә игътибар итеп. Район башлыгы, быелгы елның зур даталары хөрмәтенә һәм хезмәтләрен олылап, Иске Абдул авыл җирлегенең ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Клара Хөсәеновага һәм Иске Байлар мәдәният йорты мөдире Наилә Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» медальләрен тапшырды.
Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова Тукай районына һәм Чаллыга килүенең максатын белдереп, Фаил Камаевка һәм мәктәп директорларына үзе алып килгән китапларны бүләк итте.
«Әлеге басманы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» нәшер итте. Китап киң катлам укучыларга, шул исәптән яшь буын вәкилләренә юнәлдерелгән. Шуңа күрә аны мәктәпләргә бирәсебез килде. Яңа уку елыннан куллана башларсыз дип өметләнәм. », – диде Казан кунагы китапларны тапшырганда.
Район башлыгы Фаил Камаев Архив эше буенча дәүләт комитетына һәм аның рәисенә барлык тукайлылар исеменнән рәхмәт әйтте. «Архив хезмәткәрләренең тырышлыгы белән тарихыбыз барлана, аларның хезмәте халкыбыз, киләчәк буыннар өчен бик кирәк. Илебезнең үткәне онытылырга тиеш түгел», – диде.

.jpeg)