"УГМС" Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча
"Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 31 июлендә көндез һәм кич урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга кадәр җитәргә мөмкин,көчле яңгырлар һәм локаль боз яварга мөмкин».
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
Көндез һәм кич кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле яңгыр, яшен, урыны белән боз.
Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына 6-11 метр, төнлә 14 метрга кадәр, көндез һәм кичен урыны белән секундына 19-24 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +17..+19˚.
Көндез максималь һава температурасы +24..+26˚.