1 августта Россиядә 1914-1918 елларда Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган Россия сугышчыларын искә алу көне билгеләп үтелә. 31 июль көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган Россия сугышчыларын искә алу көненә багышланган «ата-бабаларыбыз даны белән горурланабыз» дигән батырлык дәресе үткәрделәр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре шул чордагы вакыйгалар турында җентекләп сөйләделәр. Балалар бөек Россия геройлары,батырлыклары турында бик күп яңалык белделәр