Валежник-Агачларның кәүсәсе, җирдә яткан һәм агачларның табигый үлү яки зарарлану нәтиҗәсендә барлыкка килгән (коры-сары, чыбык-чабык ) калдыклар
Шәхси ихтыяҗ өчен егылган агачлар, коры-сары әзерләү һәм җыю тәртибе нинди? -Коры-сары җыю ел дәвамында җирдә яткан агач кәүсәләрен яки аларның аерым бер өлешләрен (урман киселгән урыннардагы калдыкларны җыю түгел) җыю юлы белән тормышка ашырыла, алар агачларның табигый коруы, зарарлы бөҗәкләр тәэсирендә, давыл вакытында, көчле кар яуганда барлыкка киләләр.
Алар урман утыртмаларын кисмичә, екмыйча кул көче белән эшләгәндә кулланыла торган кораллар белән генә җыела. Шул ук вакытта гражданнар урманнарда янгын һәм санитар иминлек һәм башка кагыйдәләрне сакларга тиешләр. Шуның белән бергә гражданнарның саклык, иминлек (шул исәптән, мәсәлән, чик буе зоналарында) аерым саклана торган табигый территория җирләрендә урнашкан урманнарда булуы чикләнергә яки тыелырга мөмкин.
Корыган агач коры-сарыга керәме?
-Әйтеп үтелгән билгеләмәдән чыгып караганда корыган агач коры-сарыга керми, шулай ук урман кисү эшләре барышында хасил булган калдыклар да аңа карамый. Корыган агач тамырында торган агач ул.
Корыган, тамырларында торган агач кор-сары түгел! Егылган агачларны бензин пычкысы, электр пычкысы ярдәмендә әзерләү тыела!
Коры-соры җыйганда гражданнар урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен, урманнарны торгызу кагыйдәләрен һәм урманнарны карау кагыйдәләрен үтәргә тиеш («уУрманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен раслау турында» 30.06.2007 № 417 РФ Хөкүмәте карары, РФ Хөкүмәтенең «Урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында» 20.05.2017 №607 карары, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының «Урманнарны яңадан торгызу кагыйдәләрен, урманнарны торгызу проекты составын раслау турында " 25.03.2009 №188 боерыгы, урман торгызу проектын эшләү һәм аңа үзгәрешләр кертү тәртибе»( Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 22.11.2017 ел, № 626 «Урманнарны карау кагыйдәләрен раслау турында»боерыгы).