Коронавирустан беренче вакцинаның клиник сынаулары тәмамланды. Якын арада ул теркәлү узарга тиеш, шуннан соң - октябрь аенда - халыкка вакцинация ясала башларга мөмкин. Беренче чиратта медиклар, укытучылар һәм зур төркем кешеләр белән даими элемтәдә торучы кешеләр прививка ясатачак.
Вакцина булдыруга карамастан, гражданнар барлык саклык чараларын үтәргә, үзләрен һәм якыннарын сакларга кушалар.