Начар метеорологик күренешләр көтелә

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 7 августында төнлә, көндез һәм кич белән урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә: кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, көндез һәм кич белән секундына 23 метрга кадәр, көндез һәм кич белән аерым районнарда көчле яңгыр һәм яшен.

 
Алмашынучан болытлы һава.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез һәм кич аерым районнарда көчле яңгыр. Урыны белән яшен, көндез һәм кич урыны белән яшен.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м, урыны белән кыска вакытлы көчәйгәндә 13 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр, көндез һәм кич белән секундына 23 метрга кадәр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +16..+19˚.

Көндез максималь һава температурасы +26..+28˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International