«Сәламәт булыйк!» проекты һәм «Ярдәм янәшә. Помощь рядом» хәрәкәте искә төшерәләр

2020 елның 7 августы, җомга

  «Сәламәт булыйк!» проекты һәм  «Ярдәм янәшә. Помощь рядом» хәрәкәте искә төшерәләр – коронавирус әлегә беркая да китми, шуңа күрә битлекләрне көз көне дә кияргә туры киләчәк.

❗Табиблар аңлатуынча, бу COVID-19 инфекциясенең һәм  сезонлы салкын тию авырулары таралуын булдырмас өчен кирәк.

❗Covid-19 белән зарарлану очракларының артуы яки кимүе безнең җаваплылык дәрәҗәсенән торачак. Профилактика чараларын һәм бүгенге көндә булган чикләүләрне үтәү авырулар дәрәҗәсенә турыдан-туры йогынты ясаячак.

Безгә санитайзерлар кулланырга, социаль дистанцияне тотарга  һәм битлекләр кияргә туры киләчәк. Ләкин борчылырга кирәкми. Битлек стильле һәм модалы аксессуар булырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International