Беренче яшь гаилә яңа шартларда социаль ипотека программасы буенча торак алуга теркәлгән.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районының яшь гаиләләре белән очрашуда хәбәр итте.
Катнашучыларның берсе программада катнашу планнары белән уртаклашты, Президентка мондый мөмкинлек өчен рәхмәт белдерде.
Искәртеп узабыз, Татарстанда хәзер социаль ипотеканы хәтта бюджет өлкәсендә эшләмәүче яшь гаиләләр дә ала алачак.
Рөстәм Миңнеханов бу программаның мөһимлеген билгеләп үтте,чөнки нәкъ менә торак мәсьәләсе яшь гаиләләр өчен һәрвакыт иң актуаль.
Реестрга Дәүләт торак фонды тарафыннан кертелгән беренче гаилә-Түбән Камадан Нуриевлар гаиләсе.