Татарстанда иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү өчен 100әр мең сумлык 200 грант каралды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.
Урып-җыю конвейерының барлык участокларында да югары хезмәт җитештерүчәнлеге күп очракта хезмәткәрләрне кызыксындыру ысулларын уңышлы куллануга бәйле. Быел, узган еллардагы кебек үк, “Татарстан Республикасы Президенты” грантына комбайнчыларның республика конкурсы узачак, 100әр мең сумлык 200 премия булачак.