Татарстан Премьер-министры Тукай муниципаль районында булды

2020 елның 14 августы, җомга

 Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Тукай муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Фаил Камаев озатып йөрде.

Визит барышында Алексей Песошин Әҗмәкәй авылында яңа балалар бакчасы ачылышында катнашты. Объект республика бюджеты акчасына төзелде. Мәктәпкәчә учреждение 140 урынга исәпләнгән. Музыка залы, спорт мәйданчыгы, медицина блогы, төрле яшьтәге балалар өчен алты уен зонасы бар.

Татарстан Премьер-министры халыкны яңа балалар бакчасы ачылу белән котлады. Ул хәбәр иткәнчә, 2019 елда Татарстанда 30 балалар бакчасы төзелгән. Быел балалар үсеше өчен барлык кирәкле шартлар булган 28 мәктәпкәчә учреждение файдалануга тапшырылачак.

Шуннан соң Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы «Гигант»ҖЧҖ кырында районның авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләре белән очрашты. Татарстан Республикасы Премьер-министрына урып-җыю эшләренең агымдагы темплары, туфрак эшкәртү һәм көзге чәчүгә әзерлек турында хәбәр иттеләр. Әйтик, бүгенге көндә районда мәйданнарның 41% җыелган-18 мең га, уртача уңдырышлылык-42 ц/га, аграрчылар 76 мең тонна ашлык җыйганнар.

Шулай ук Тукай районына визит кысаларында Алексей Песошин Кече Шилнә авылында мәдәният йортына капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә чәчәкләр салды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International