12 августтан районда белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына кабул итү башланды. Мәгариф, янгын күзәтчелеге идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре составындагы район ведомствоара комиссиясе муниципаль белем бирү оешмаларының яңа 2020-2021 уку елына әзерлеген тикшерә. График нигезендә, бүген Комиссия Теләнче-Тамак, Иске Абдул, Сәмәкәй, Яңа Бүләк һәм Иске Дөреш авыл җирлекләрендәге белем бирү оешмаларына тикшерү белән чыкты. Мәгариф объектларын кабул итү 17 августка кадәр дәвам итәчәк.