2020 нче елның 14 нче августында Княз авылы мәдәният йорты территориясендә «Бал спасы " дигән күңелле, шау-шулы һәм тәмле бәйрәм үткәрелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре кызыклы бәйрәм программасы әзерләделәр.
Бәйрәмдә катнашучылар шулай ук балның файдалы, шифалы үзлекләре турында күп мәгълүмат алдылар. Кунакларга шулай ук «Табышмак чиш», «викторина тапшыр», Умарта кортын тот», «Умарта һәм оя» дигән бал темасына кызыклы һәм мавыктыргыч конкурслар тәкъдим ителде. Княз мәдәният йортының фольклор коллективлары халык уеннарында актив катнаштылар, җырлар, такмаклар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Моннан тыш, һәр кунакка бал кортлары рәсеме төшерелгән бәйрәм эмблемасы тәкъдим ителде. Уен программасыннан соң кунаклар хуш исле чәй һәм юкә, чәчәк, карабодай балыннан сыйладылар.
Княз авыл җирлегендә яшәүчеләрне, бигрәк тә танылган умартачыларны Коткаручы көне белән котлыйбыз!
Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева