Социаль хезмәтләр җыелмасын яңарту турында гариза бирергә өлгер

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Пенсия фонды идарәсе искәртеп узганча, 1 октябрьгә кадәр, социаль хезмәтләр алу хокукына ия, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны КФҮгә, Пенсия фондының территориаль органнарына, алдан язылу буенча яки РПФ сайтында Шәхси кабинет аша бирә һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International