10 нчы август 2020 нче ел «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә» «Бала табуга психологик әзерлек» темасына яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча онлайн гамәли дәрес үткәрде.
Йөкле хатыннар белән онлайн дәрес бала табуга психологик әзерлеккә юнәлдерелгән иде. Онлайн дәреснең төп бурычлары-бала табу вакытында үз-үзеңә ярдәм итү ысуллары белән таныштыру, эмоциональ йөкле хатын-кызны бала табуга әзерләү. Онлайн дәрес 63 карау җыйды. Онлайн дәрес вакытында психолог «Йөклелек һәм бала табу» гамәли күнегүе үткәрде, ял итү, массаж, сулыш куллану кирәклеген аңлатты.