2020 нче елның 14 августында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гулия Миннекаева «Экстремизм-терроризмга каршы профилактик эш» темасына төркемле дәрес үткәрде.
Дәрес барышында «Мин чиста күк өчен " дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Дәрес балаларда көчләү һәм террорның барлык төрләренә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелгән иде. Үз рәсемнәре белэн балалар өлкәннәрне террорсыз һәм золымсыз яшәргә өндәделәр. Шулай ук, балалар «Теракт корбаны ничек булмаска? " дигән инструктаж тыңладылар һәм террорлык акты янау белән бәйле шартларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белешмә алдылар.
Чарада 6 социаль хезмәт алучы катнашты.