2020 елның 19 августында Тукай районы «Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Альбина Тарынчева балаларга карата рәхимсез мөгамәләне кисәтү технологиясе буенча «Кәрлә гаиләсе» дигән уен кулланып «Әни мәхәббәте» дигән темага индивидуаль дәрес үткәрде.
Дәрес психоэмоциональ киеренкелекне бетерүгә, тактиль сизгерлекне үстерүгә, уңай эмоциональ кәеф булдыруга, эмоциональ яктан ныгытылуга, үз хис-тойгыларын һәм кәефләрен актив һәм ирекле чагылдыруга юнәлдерелгән иде.
Туган кешегә – әнигә карата мәхәббәт күрсәтү омтылышын үстерү. Балаларда югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, аларда әниләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Шәхси дәрестә 2 социаль хезмәт алучы катнашты.