Ана капиталы сертификатлары тапшырылды.

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

 

19 август көнне Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне Тукай районының 2 гаиләсе сертификат алды.
Чакырылган гаиләләрне ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Эдуард Фәттахов котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.
Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Тукай районында ана капиталына 3 меңнән артык сертификат бирелгән, 2,6 мең гаилә 1,2 млрд.сумлык акча белән файдаланган.

Ана капиталы средстволары белән эш итүдә иң популяр юнәлеш – торак шартларын яхшырту-сертификат хуҗаларының 90% ы мондый мөмкинлектән файдаланган.
Сертификат бирү, МСК акчалары белән эш итү турындагы гаризаларны хәзер РПФ сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә бирергә мөмкин www.pfrf.ru  

Россия Пенсия фондының дәүләт хезмәтләреннән һәм сервисларыннан электрон рәвештә файдаланыгыз
гражданинның шәхси кабинетында сайтта https://es.pfrf.ru
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International