2020 нче елның 20 нче августында Татарстан авыл китапханәсе «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләрен ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараны бергәләп үткәрү өчен каршы алды. Кунаклар күңелле уеннар, эстафеталар, конкурслар үткәрделәр, татлы бүләкләр тапшырдылар, ә китапханәчеләр балаларга «Татарстан гасыры балаларга»дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим иттеләр. Күргәзмәдә республикабызның истәлекле урыннары, күренекле кешеләр, кызыклы вакыйгалар турында китаплар белән танышырга мөмкин иде.