2020 нчы елның 20 нче августында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова “Тормыш матур!” социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында “Кем мин” дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрелде һәм "Хәтта супергеройларга да кайвакыт ярдәм кирәк" дигән видеороликлар күрсәтү:”Рейнджер”,”Фея”,”Рыцарь”,”Пиратка".
Практик дәрес «Мин» турында күзаллауларны формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Дәреснең төп бурычлары-үзеңне кабатланмас шәхес буларак аңларга, үз организмыңны, тәнеңне хис итәргә, үз мөмкинлекләреңне, сәләтеңне бәяләргә өйрәтү.
Әлеге чарада 13 балигъ булмаган бала катнашты.
Практик дәрес вакытында психолог үз-үзен бәяләүгә күнегүләр, "Минем эчке дөньям" визуализациясе үткәрде. Үткәрелгән дәрес нәтиҗәләре буенча балалар һәм аларның әти-әниләре үзләренең үз-үзләренә бәя бирә алдылар, үзләренең эчке дөньяларын өйрәнделәр һәм аны рәсемгә төшерделәр, ышаныч телефоны номеры турында белделәр.