Район басу-кырларында урак кампаниясе тулы куәтенә дәвам итә. Бүген иң югары уңыш «Ирек» җитештерү кооперативында. Һәрбер гектрадан 63 центнер икмәк алалар. Моңа агротехник чараларны төгәл үтәү, югары җитештерүчәнлек, кооперативны тотрыклы үстерү белән ирешелә. Икенче яктан, бу, һичшиксез, үз эшенең чын осталары булган авыл эшчәннәре һәм белгечләренең уртак, тырыш хезмәт нәтиҗәсе дә.
«Ирек» җитештерү кооперативында бөртекне орлыкка дип үстерәләр. Киптергечләр аркылы үткәргәндә орлыкның тиешле сыйфаты югала. Шуңа игеннәрне теземнәргә салып, табигый шартларда җилләтәләр. Чапкычта эшләүче механиза-торларның үзләренә йөкләнгән эшне тиешен-чә башкаруыннан күп нәрсә тора. Орлыкка салыначак бөртек яхшы сыйфатлы булсын өчен тиешенчә кибәргә тиеш. Хуҗалыкта бу эшнең чын остасы булып Фәрит Гатауллин санала. Ул җиденче сезонын «Макдон» чапкычы белән игеннәрне ура. «Быел да иң беренче булып басуга ул керде», – ди кооператив җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев.
Фәрит Гатауллин тумышы белән Башкортстаннан. Әмма үзен тулы хокуклы Оргыды авылы кешесе дип хис итә. Ул биредә 1993 елдан бирле яши. Белеме буенча фрезер станогында эшләү белгече. «Үзгәртеп кору чорында гаиләбез белән Чаллыга күченеп килдек. Торыр урын юк, заводта хезмәт хакы түбән. Шәһәрдә бәхет эзләмик дип, явылга килеп төпләндек», – дип искә ала Фәрит Гатауллин. Авылга кайтуга ук 27 яшьлек Фәрит әтисе Хәмит белән «Ирек» хуҗалыгына эшкә урнаша. «Әти токарь булып урнашты. Мин баштарак машина белән ягулык материаллары ташыдым. Аннары эретеп ябыштыручы булып хезмәт куйдым. Тракторда да эшләп алдым. Аннары, 15 елга якын, КСУ чыпкычы белән кукуруз урдым», – ди Фәрит Гатауллин.
Тулырак: http://tukai-rt.ru/news/avyilyim-keshel%D3%99re%D2%A3-sine%D2%A3/frit-gataullin-yshanychny-akladym