22 август көнне Шилнәбаш мәдәният йортында Россия Дәүләт флагы көненә багышланган «Россия флагы - держава символы» дигән чара узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә «Алга, Россия» флеш-мобын оештырдылар, шулай ук «Нивушка» фольклор ансамбле һәм авыл үзешчәннәре чыгышы булды, асфальтта "Дәүләт символы"дигән рәсем конкурсы үткәрелде.
Бәйрәм кунаклары игътибарына "Безнең өстебездә Россия флагы җилферди"дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Барлык катнашучыларга «Триколор " тасмалары таратылды.