Тукай муниципаль районында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасының республика этабын кабул итү тантанасы булды.
Флаг республиканың барлык муниципаль районнарында, ике шәһәр округында булырга һәм Казанга кайтырга тиеш. 30 августта Республика көнен бәйрәм итү кысаларында эстафетаның финал чарасы узачак. Аннары флаг башкаланың Милли музеенда үз урынын алачак