Россия буйлап  камера белән сәяхәт ит-конкурста уз фоторәсемеңне курсәт

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

 Россия буйлап  камера белән сәяхәт ит-конкурста уз фоторәсемеңне курсәт

Бөтенроссия халык санын алу фотоконкурсын Россиянең барлык почмаклары галереясендә күрергә мөмкин ,анда 300 дән артык фотосурәт урнашкан .  Халык  конкурсы дәвам итә, эшләр 30 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Аларны һәр россияле җибәрә ала.

Үз гаиләңнең, туган шәһәреңнең, туган ягың тормышының мизгелләрен гәүдәләндерү һәм аны ил тарихында, хәзер Россиянең һәр кешесендә саклап калу өчен менә дигән мөмкинлек бар.

Монын өсен «Ил Объективта»фотоконкурсында катнашу да җитә. Ул 2020 елның 30 июнендә старт алды һәм көннән-көн популярлаша бара. Анда катнашучылар безнең ил турында гадәти булмаган, ачык һәм эмоциональ рәвештә сөйләргә ашыга. Рәхмәт йөзеннән аларны тамашачылар симпатиясе һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.

Фотоконкурс өч номинациядә үткәрелә.

 “ Илгә ВиПиНны (Әкияти кош  )    күрсәт " — туган шәһәр, район яки авылның һәм тирә-юньнең матур төрләре.

 Әкияти кошны кул эшләре, рәсем, костюм рәвешендә төшерергә яки фотога мультяшлы стикер беркетергә мөмкин, ул исәпкә алу сайтында табарга җиңел www.strana2020.ru

Иң мөһиме, Випинның фоны   табигый яки шәһәр пейзажы, елга ,завод , тау ,   чын бүрәнә өйләре  булган уңайлы авыл урамы һәм башка урыннар  булсын .

"Гореф-гадәтләрне саклыйбыз" — милли киемдә яшәүчеләрнең якты образлары, милли аш-су, йолалар һәм бәйрәмнәр фотолары.

 “ Гаилә альбомы " — берничә буын гаилә белән төшкән фотосурәтләр. Фотографиянең кайсы вакыт һәм нинди шартларда эшләнүе мөһим түгел, иң мөһиме - ул сезнең өчен кадерле, төрле яшьтәге кешеләрнең: ата-аналар, балалар, әби-бабайларның, оныкларының якынлыгын һәм җылы мөнәсәбәтләрен күрсәтә

Конкурста катнашу өчен Фотоны Instagram социаль челтәрендә <@strana2020 һәм  #фотоконкурс   хештегы белән билгеләп үтелгән социаль челтәрдә урнаштырырга кирәк. Аннары Бөтенроссия халык санын алуның рәсми битендә катнашучы формасын тутырырга .strana2020.ru) һәм фотография яки берьюлы берничә фотонын  ссылкасын курсәтергә   кирәк.

 Һәр фотохезмәткә һәм  номинациягә кыскача позитив тасвирлама    булу мөһим. Шулай ук аккаунт барлык кулланучыла өчен  ачык булырга тиеш, ә эш башкарылган эшләр .png яки .jpeg. форматында башкарыла .

  Фотоларны теләсә кайсы камерага, хәтта гади смартфонга ясарга була. Иң мөһиме-алар теләп һәм зәвык белән башкарылырга тиеш.  

Конкурста катнашучыларның фотосурәтләрен Бөтенроссия халык санын алу сайтында түбәндәге адрес буенча карарга мөмкин https://www.strana2020.ru/contest/photo/works/

 

Һәр номинациядә өч премия гамәлгә куелган: 25 мең, 15 мең һәм 10 мең сум, шул исәптән салымнар. Жюри шулай ук фотоконкурсның гран-приын — 50 мең сумны бирә. Моннан тыш, призерларга тиешле премияне тапшыруны раслаучы электрон дипломнар да җибәрелә.

Конкурс призерлары ике этапта билгеләнәчәк: халык санын алу сайтында кулланучы тавыш бирү һәм жюри сайлау ярдәмендә. Беренче этапта теркәлгән һәр кулланучы тавыш бирергә (фото астында лайк куярга) мөмкин. Икенче этапта жюри әгъзалары иң лаеклыларны сайлап алачак. Конкурс нәтиҗәләре сайтта урнаштырылачак strana2020.ru социаль челтәрләрдә исәпкә алуның рәсми битләрендә дә 2020 елның 15 октябреннән дә соңга калмыйча.

 

ВПН-2020 медиафисы

media@strana2020.ru

www.strana2020.ru

+7 (495) 933-31-94

https://www.facebook.com/strana2020

https://vk.com/strana2020

https://ok.ru/strana2020

https://www.instagram.com/strana2020

youtube.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International