Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиевкә бронза бюст ачылды

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Ачылыш вакытындагы чыгышында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә бюст ачылу - аны хөрмәт итү билгесе генә түгел, тәрбияви вакыйга да, дип билгеләп үтте. "Минтимер Шәрип улының тормыш юлы - үсеп килүче буын өчен үрнәк. Без яшь буынны, чын патриотларны әнә шундый үрнәктә тәрбияләргә тиеш,"- диде Миңнеханов. Шәхсән үз исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткереп, Минтимер Шәймиевны укытучы буларак кабул итүен әйтте.

Минтимер Шәймиев исеме белән зур проект һәм программалар бәйле. Аларның күбесе Россия Федерациясндә беренче урынны алып тора. Ул бүген дә, яңа проектларны булдыру өстендә хезмәт куеп, үз эшчәнлеген дәвам итә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International