Татарстанда "Игътибар-балалар!" дигән оператив-профилактик чара старт ала

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

 Балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү һәм балаларның һәм яшүсмерләрнең юлда үз-үзләрен тотышы күнекмәләрен торгызу максатларында 2020 елның 24 августыннан 6 сентябренә кадәр Татарстан Республикасында " Игътибар-балалар!»дигән  оператив-профилактик чара старт ала .
2020 елның 7 ае эчендә республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 238 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 бала һәлак булган һәм 254е имгәнгән.

Пассажир- балалар катнашында юл травматизмы мәсьәләсе аеруча кискен тора.    
Статистик мәгълүматларны анализлау күрсәткәнчә, балалар белән юл-транспорт һәлакәтләре саны август-сентябрь айларында арта, яшүсмерләр җәйге ялдан соң юлда куркынычсызлык белән бәйле күнекмәләрне югалта һәм аларга транспорт мохитенә өстәмә адаптация таләп ителә.
"Игътибар-балалар!» Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе «юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә профилактик рейдлар, акцияләр, әңгәмәләр оештырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International