3 тукайлы гаиләсенә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды.

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

 26 август көнне Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне 3 гаиләгә сертификатлар тапшырылды.

Чакырылган гаиләләрне Пенсия фондының районара идарәсе начальнигы Эдуард Фәттахов котлады һәм сертификатлар тапшырды.
Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Тукай районында ана капиталына 3 меңнән артык сертификат бирелгән, 2,6 мең гаилә 1,2 млрд.сумлык акча белән файдаланган. Ана капиталы средстволары белән эш итүдә иң популяр юнәлеш – торак шартларын яхшырту-сертификат хуҗаларының 90% ы мондый мөмкинлектән файдаланган.
Сертификат бирү, МСК акчалары белән эш итү турындагы гаризаларны хәзер РПФ сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә бирергә мөмкин www.pfrf.ru к

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International