КФҮ адресына ай саен йөзләгән сорау килә. Шуларның берсе: "КФҮләрдә кешенең яшәү урыны адресын, аның паспорт мәгълүматлары буенча, судка гариза бирү өчен, ачыклап буламы?»
Федераль законнар нигезендә конфиденциаль характердагы белешмәләрне, мәсәлән, судка дәгъва гаризасы биргән очракта соратып алырга мөмкин булган нигезләр билгеләнгән.
КФҮнең адреслар реестрын алып бару һәм мондый мәгълүматларны өченче затларга бирү буенча вәкаләтләре юк. Күп функцияле үзәктә хезмәт күрсәтүнең технологик процессыннан чыгып төзелә торган мәгълүматлар базасы бар, чөнки дәүләт хезмәтләрен бары тик РФ гражданины паспортын күрсәтеп кенә алырга була. Тик ул чит кешеләр өчен билгеләнмәгән, өстәвенә, тулы түгел.
Конфиденциаль һәм өченче затларга тапшырылырга тиеш булмаган мәгълүмат алу тәртибен аныклау өчен законлы нигезләр булганда, хокук саклау, суд органнары хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мәсәлән, Россия законнарында кеше җавап бирүченең теләсә кайсы (җир участогы, гараж) милкенең урнашу урыны буенча судка дәгъва бирә ала торган норма бар.