Бүген Тукай муниципаль районы Советының 42 нче утырышы узды, аны район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров алып барды.
Депутатлар 10 мәсьәләне карадылар. Шул исәптән, беренче яртыеллыкта социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләрен, бюджетны үтәүне расладылар, аңа үзгәрешләр керттеләр. Территориаль планлаштыруга кагылышлы берничә документ каралды – Сәмәкәй, Бәтке, Биклән авыл җирлекләре генпланнарына үзгәрешләрне расладылар , район Советы каршындагы Яшьләр парламенты турындагы мәсьәләне карадылар.