«Шәфкать» үзәге белгечләре Татарстан Республикасы көненә,ТАССР оешуга 100 ел тулуына ,Бөек Җиңүнең 75 еллыгына  багышланган «Дөнья -балачак кулында!» дигән чара уздырды

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

 

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек,аны уздыру чаралары кысаларында, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына  багышланган һәм Татарстан Республикасы көне алдыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, клуб эшчелэре, китапханәчеләр һәм «МИГ» отряды волонтерлары белән «Дөнья - балачак кулында!» дигән темага уртак чара уздырдылар.

Башта «МИГ» отряды волонтерлары белән берлектә «Алма белэн йөгерешләр» спорт эстафетасы булды, балалар 2 командага бүленделәр, эстафета тәмамланганнан соң барлык катнашучылар иганәчеләрдән татлы бүләкләр алдылар.

Китапханәче тарафыннан Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган китаплар күргәзмәсе һәм туган як  сугыш чоры турында  әңгәмә үткәрделәр.

Чараның максаты: бөтен кешелек язмышлары өчен Бөек Җиңүнең ролен һәм әһәмиятен аңлауга ярдәм итү, балигъ булмаганнарда патриотик хисләр тәрбияләү,Татарстанның тарихы һәм мәдәни традицияләре турында белемнәрне киңәйтү, спорт мәдәниятен үстерү.

Чара барышында балалар дөнья тынычлыгы мөһимлеге турында белемнәрен ныгыттылар,ТАССРның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, Татарстан турында китаплар карадылар, Туган ил турында мәкальләр искә төшерделәр, туган якның яраткан почмаклары турында сөйләделәр, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар,  иганәчеләрдән бүләкләр алдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International