Конкурс механизатор һөнәренең абруен күтәрү һәм аны популярлаштыру, 2020 елда урып-җыю кампаниясендә югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләрне бүләкләү, шулай ук уңышны оператив һәм сыйфатлы итеп җыеп алу, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле куллану максатларында үткәрелә.
Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе республикада һәм район дәрәҗәсендә иң күп ашлык суктыру һәм иң күп чаптыру мәйданы күрсәткечләре буенча 200 җиңүчене билгеләячәк. Быел да, узган еллардагы кебек үк, Татарстан Республикасы Президенты грантына комбайнчыларның республика конкурсы узачак, җиңүчеләргә 100 мең сумнан 200 премия бирү каралган.
Уздырыла торган ярышларның объективлыгы өчен техника төркемнәргә бүленгән. Барлыгы 4 төркем. Беренчесенә – куәте 140 ат көченнән 230 ат көченә кадәр, икенчесенә – 230дан 290 ат көченә кадәр, өченчесенә - 300дән 326 ат көченә кадәр, дүртенчесенә 351дән 530 ат көче кадәр булган техника керә.
Үзйөрешле чапкычлар төркемендә - МакДон, Челенджер, Джон Дир, Нью Холланд, Массей Фергюсон, ЕС-1, КСУ-1, CS-200.