28 август көнне, Кече Шилнә авыл җирлеге мәдәният йортында Тукай муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясенең пленар утырышы булып узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәгариф министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары С.Е. Шашуров, Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев катнашты. 2019-2020 уку елы эшенә йомгак ясалды, киләсе уку елына бурычлар куелды. Район педагоглары күкрәк билгесе, аерым хөрмәтләү билгесе, муниципаль берәмлекнең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы, район Башлыгының һәм мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр