Казан вертолет заводына 80 ел тула! Бу вакыт эчендә аның конвейерыннан 12 меңгә якын вертолет төшкән, алар бөтен дөнья буйлап 50 миллионнан артык очыш ясаган.
Легендар предприятиенең биографиясе героик битләрне үз эченә ала. Казанның башка заводлары белән беррәттән, сугыш елларында КВЗ фронтны хәрби машиналар белән тәэмин итә.
Татарстанлыларның хезмәт батырлыгын олылау, һәр предприятиенең Бөек Җиңү эшенә керткән өлешен билгеләп үтү өчен, республикада «хезмәт батырлыгы предприятиесе»проекты старт алды.
Без Казанда Бөек Ватан сугышы вакытында эшләгән заводлар, фәнни-тикшеренү институтлары, җитештерү берләшмәләре турында сөйлибез.
/file/tukay/File/WhatsApp Video 2020-08-31 at 09.35.04(1).mp4