28 август көнне Шилнәбаш авыл җирлегендә Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүгә багышланган " Чәчәк ат,минем Республикам!"дигән тантаналы чара узды .
Авыл халкы алдында котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Гончарова Ольга Анатольевна чыгыш ясады. Тамашачылар өчен авыл үзешчәннәре катнашында концерт программасы әзерләнгән иде. «Нивушка» фольклор ансамбле, Титов Константин, Садыкова Гөлнара, Пономарева Анжелика, Маратаева Мария башкаруындагы җырлар авыл халкын сөендерде.
Авыл китапханәсе мөдире «Татарстанның туган яклары буйлап»исемле туган якны өйрәнү викторинасы оештырды. Шулай ук асфальтта рәсем конкурсы да узды.
Авыл китапханәсе мөдире Бариева Н.Н.