Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты, «КАМАЗ-МАСТЕР» командасы җитәкчесе Владимир Чагин Тукай муниципаль районында Түбән Суык-Су авылында "АЛГА"спорт комплексында булды. Аны район башлыгы Фаил Камаев озатып йөрде. Биредә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган, баскетбол, волейбол, мини футбол өчен уен залы, шулай ук көрәш, тренажер заллары, киенү-чишенү бүлмәләре, душ бүлмәләре бар.