Тукай муниципаль районында Татарстан АССР төзелүнең юбилей елында йөзенче пар һәм йөзенче бала котлау  тантанасы узды.

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы көнендә Тукай муниципаль районында Татарстан АССР төзелүнең юбилей елында йөзенче пар һәм йөзенче бала тантанасы узды.

Тукай муниципаль районында 2020 елның 20 августында ГХАТ бүлегендә үзләренең никахларын теркәгән Ильясовлар Илшат Ришат улы һәм Луиза Әкрәмҗан кызы йөзенче пар булдылар. Илшат һәм Луиза - студентлар, буш вакытларында Илшат мебель ясау белән шөгыльләнә, ә Луиза стационарда шәфкать туташы булып эшли.

2020 нче елда районда Суровка авылында туган Титинечко Анна исемле йөзенче сабый булды. Ул Евгений һәм Алевтина гаиләсендә алтынчы бала булып туды.. Әтисе Евгений «КамГазСервис " ҖЧҖдә, газ заправкасы операторы, ә Алевтина пекарь булып эшли. Ирле-хатынлы олы кызлары Татьяна-Яр Чаллы шәһәре медицина училищесының 4 курс студенты, Анжелика быел Яр Чаллы дәүләт педагогика университетына укырга керә. Олы уллары Илья-Кама дәүләт автомеханика техникумы студенты, Игнат - Казан кадет мәктәбе укучысы. Кече Ваня мәктәпкәчә учреждениегә йөри. Бу бик тату гаилә, анда мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрә.

Яшь парларга һәм аларның әти-әниләренә «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлек билгесен Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Тукай районы башлыгы Фаил Камаев тапшырдылар

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International