Тукай районында Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев белән очрашу узды.  

2020 елның 4 сентябре, җомга

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстан муниципаль районнары буенча эшлекле сәфәрләрен дәвам итә.Кичә Кече Шилнә авыл мәдәният йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев белән очрашу узды. Очрашуга мәктәп директорлары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдире, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханә системасы хезмәткәрләре чакырылган иде. Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Районда 26 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли, аларда 1320 бала тәрбияләнә, һәм 23 мәктәптә 3152 укучы белем ала. Районның барлык мәктәпләре дә заманча җиһазландырылган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International