Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев Тукай районына эш сәфәре барышында Әҗмәкәй авылының «Миләшкәй» балалар бакчасында булды, яңа балалар бакчасы эше белән танышты.
Биредә Милли шура рәисен район башлыгы Ф. М. Камаев, авыл җирлеге башлыгы Р.Ф. Адеев, Тукай районы мәгариф идарәсе башлыгы Н. С. Габдуллин һәм балалар бакчасы мөдире А.Ф.Сәлахова каршы алды.