2020 елның 2 сентябрендә, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашларына багышланган «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган» һәйкәле янында, Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан, «Рәхмәт Сезгә, Солдатлар, Җиңү өчен» дигән митинг узды. Митингта Княз мәктәбе укучылары катнашты. Катнашучылар алдында ветераннар Советы Рәисе Сабирова Мәдинә Хәйбрахман кызы, Князево авыл җирлеге депутаты Тамара Егоровна Тузеева чыгыш ясады.