«Мы помним Беслан и скорбим….»дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрделәр

2020 елның 4 сентябре, җомга


3 сентябрь көнне, халыкара терроризмга каршы көрәш көне уңаеннан, Княз  авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Мы помним Беслан и скорбим….»дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрделәр.Чарада балалар, яшүсмерләр, яшьләр һәм өлкәннәр катнашты.
Балаларга Беслан фаҗигаләре турында фильм күрсәттеләр, заложникларны азат итүдә катнашкан эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең фидакарьлеге һәм батырлыгы турында сөйләделәр. Аралашу барышында балаларның шәхси куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелде; шикле әйберләр табылганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында киңәшләр бирелде. Балаларга ашыгыч хезмәтләрнең һәм полициянең дежур бүлекләренең телефоннары турында сөйләделәр. Аннан соң Хәтер шәмнәрен кабыздылар, һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, тере чәчәкләр, балалар уенчыклары һәм укучылар кулы белән ясалган гвоздика чәчәкләр салдылар. Бу көнне мәдәният йортында Бесланда һәлак булган балалар һәм өлкәннәр хөрмәтенә Хәтер шәмнәре бик озак янды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International