3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Шилнәбаш урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган «Күккә фәрештәләр күтәрелде...» дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Балалар өчен Беслан шәһәренең бер мәктәбендә сугышчылар кылган террорлык акты турында әңгәмә үткәрелде.
Бесланда һәлак булучыларны һәм террорлык актлары корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Авыл китапханәсе мөдире Бариева Н.Н.