3 сентябрь көнне «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагог Альбина Тарынчева һәм психолог Альбина Сәйфуллина Минзәлә районы «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында "Гаилә байлыклары" дигән чара уздырды.
Чара балалар һәм өлкәннәр арасында ышанычлы, җылы, ихлас мөнәсәбәтләр формалаштыру, кризис чорында гаилә кыйммәтләрен һәм мөнәсәбәтләрен саклауга юнәлдерелгән иде.
Чараның төп бурычлары – бала белән ата-ана арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру; аралашу күнекмәләрен формалаштыру.
Әлеге чарада әтисе белән улы катнашты.
Гаилә белән үткәрелгән чара барышында социаль педагог «Исәнме», «Ягымлы исем», «Кәефне башкаларга тапшыр», «Әнием мине ни өчен ярата», уеннары үткәрде. Психолог «Куллар белән сөйләшу», «Син дә мин охшаш...» һәм «Күренмәгән җеп» дигән күнегүләр үткәрде.