5 сентябрьдә Казанда "Бакча-2020"авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда быел да Тукай муниципаль районы узенен мул унышлары белән катнашты .
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановта катнашты. Республика җитәкчесен ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озатып йөрде. ТР Президенты сәүдә рәтләрен карап чыкты, бакчачылар белән аралашты, сәүдәнең ничек баруы белән кызыксынды.
Тукай районы "Экспозицияләрне иң яхшы иҗади тәкъдим итүе өчен"дигән Дипломга лаек булды