«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Экстремизмга-ЮК!» айлыгы кысаларында Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чара узды.

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

 Соңгы вакытта терроризм, экстремизм проблемасы глобаль проблемаларның берсенә әверелде. Бөтен дөнья җәмгыятенең бурычы-бу куркынычка каршы көрәш өчен уртак көчләрне берләштерү,яшь буында һәм яшьләрдә бердәмлек хисе тәрбияләү булып тора.

   7 нче сентябрь көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Тарынчева Альбина һәм психологы Сәйфуллина Альбина Минзәлә районында «Тургай” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында “Терроризмга юк, юк, юк!» дигән чара узды.

   Чараның максаты-үсеп килүче буынның терроризмга каршы тору өлкәсендә иҗтимагый аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру, терроризмга каршы протест хисе уяту, патриотик хисләр һәм бердәмлек хисе тәрбияләү.

   Чараның төп бурычлары: хәзерге заман дөньясының глобаль проблемаларына үзара ярдәм итә белү, толерант була белү.

   Очрашу барышында педагог һәм психолог яшүсмерләр белән «Терроризм һәм экстремизм - антисоциаль күренешләр» , «Шикле предметны ачыклаганда сезнең гамәлләр " дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Терроризмга һәм экстремизмга каршы торуга багышланган «Терроризм кешелек дөньясына янау " темасына видео-презентация үткәрелде. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы «Башкаларга тапшыр», «Дулкын» , «Импульс», «Бергә –без көч!»

 Әлеге чарада 11 балигъ булмаган бала катнашты, шуларның 2се социаль ярдәм  алучылар һәм 4 социаль приют хезмәткәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International