Татарстан фермерлары өчен агроиминләштерү 0 сум торачак

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Хәзер уҗымнарны чәчүнең актив чоры бара һәм киләчәктә уңыш турында уйланырга вакыт бар. Агроиминләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, начар һава шартларыннан курыкмыйча, алдан керемнәрне фаразлау өчен реаль мөмкинлек булып тора. Бу хакта бүген ВКС буенча киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.

Агроиминләштерү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан хуплана һәм субсидияләнә. Әйтик,1 га иминият полисының уртача бәясе 800 сум булса, аграрчылар 50% – 400 сум гына түли (иминият компаниясе 400 сум күләмендә субсидия ала), ә бәйсез ярдәм кысаларында (хуҗалык итүнең кече формаларына) өстәмә рәвештә 594 сум субсидия бирелә.

Тулырак укыгыз ➡  ➡  ➡ @ minselkhozprod_rt

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International