[9:42, 08.09.2020] Рустам Закиев: 11 – 13 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар уза.
Республикада бер үк вакытта 4 сайлау кампаниясе бара:
- Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар;
- Түбән Кама сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасына депутат сайлау буенча өстәмә сайлаулар;
- Алабуга сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советына депутат сайлау буенча өстәмә сайлаулар;
- муниципаль органнарга депутатлар сайлаулар.
📝Татарстанның төрле районнарында яшәүчеләр төрле сандагы бюллетеньнәр алачак. Иң күп бюллетеньне Түбән Кама сайлаучылары алачак – республика Президентын, РФ Дәүләт Думасы депутатын сайлау өчен тавыш бирү буенча 4 бит һәм муниципаль депутатларны сайлау буенча 2 бюллетень. Татарстанның эре шәһәрләрендә – Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә – муниципаль депутатлар өчен тавыш бирү партия исемлекләре һәм бер мандатлы округлар буенча барачак. Башка шәһәрләрдә һәм районнарда – бары тик бер мандатлы округлар буенча гына.
#ИдуНаВыборы