Тукай районы «Шәфкать» үзәге белгечләре «Экстремизмга-Юк! " айлыгы кысаларында чара уздырганнар

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

 3 нче сентябрь көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбендә социаль педагогы Миннекаева Гөлия һәм психолог Насырова Ләйсән “Терроризмга юк, юк, юк!» дигән чара уздырдылар.

Чараның максаты-үсеп килүче буынның терроризмга каршы тору өлкәсендә иҗтимагый аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру, терроризмга каршы протест хисе уяту, патриотик хисләр һәм бердәмлек хисе тәрбияләү.

Чараның төп бурычлары: хәзерге заман дөньясының глобаль проблемаларына үзара ярдәм итә белү, толерант була белү.

Очрашу барышында педагог һәм психолог яшүсмерләр белән «Терроризм һәм экстремизм - антисоциаль күренешләр» , «Шикле предметны ачыклаганда сезнең гамәлләр " дигән темага инструктаж үткәрделәр. Терроризмга һәм экстремизмга каршы торуга багышланган «Терроризм кешелек дөньясына янау " темасына видео-презентация үткәрелде. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Терроризмга-юк!” темасына рәсем конкурсы үткәрде. Терроризмны профилактикалау буенча "Сак булыгыз терроризм!” темасына буклетлар таратылды.

Әлеге чарада 16 балигъ булмаган бала катнашты, шуларның 7се социаль ярдәм  алучылар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International