9 сентябрь 18 сәгатьтән ,10сентябрь сэгать 2 гэ кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында Консультация-кисәтү

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

 
Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында 9 һәм 10 сентябрь кичендә урыны белән көчәйгәндә 15-20 м/с тизлектә көчле җил саклана.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил вакытында   Сез урамда булсагыз , җир асты кичүе яки подъездларда биналарге кереп .яшеренергә киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән очаклар зур куркыныч тудыра ала.
5. Көчле җил вакытында электр  линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.
6.Ватылган пыяла шулай ук куркыныч тудырырга мөмкин,югары катлардан  тәрәзәләр  шулай ук түбә элементлары  кубып төшәргә  мөмкин.Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркынычлык тагында  арта.
7.   Барлык йорт тәрәзәләрен тыгыз ябарга ,торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз.

Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International