«Гигант»ның саллы проекты

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Хуҗалыкларда малларны җәйге лагерьлардан, көтүлекләрдән торакларга кайтару төгәлләнә. Җәйгелектә фермаларны чистарту, төзекләндерү эшләре алып барылды. 

«Гигант» хуҗалыгы сыерлары 15 августтан терлекчелек комплексына күчте. Биредә 2100 баш савым сыер бар. Быел хуҗалыкта яңа савым залы сафка басты. Узган ел шундый ук тагын бер савым залы файдалануга тапшырылган иде. Биредә маллар бәйсез асрала. Бу сыерларның продуктлылыгын арттыруга йогынты ясаучы бер фактор булып тора. Ә гигантлыларның быелгы иң саллы проекты – тиздән биредә районда беренче азык цехы эшли башлый. Смоленскида җитештерелгән ике җайланманың һәркайсы 7шәр тонна баланслы азык ясарга көйләнгән. Ризыкның микъдарын һәм сыйфатын төгәл контрольдә тотарга ярдәм итәчәк цех терлек асраучы алдынгы хуҗалык үсешендә яңа этап булачак. Хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов Венгрия, Дания, Чехия илләреннән нәселле терлекләр кайтару турында сөйләшүләр алып бара. Ул чагында сөт җитештерү күләме дә күпкә артачак. Бүгенге көндә «Гигант»та уртача көнлек савым 20 литр тәшкил итә.

/ Фото Риф Имамовтан алынды.

Чыганак:"Якты юл" газетасы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International